hello
My name is EDOUARD GOLE young black who seeks a woman whatever his age for marriage
I am 22 years old so in high school class A2 in Ivory Coast
I make love to a woman 4 times in the night
Reason why I want to marry a fat woman or not
Then i wait for you reponses❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤ Әти җитми икән бу жанга....
Уяндым да... Сәгатемә карап,
Соңга калмыйм, диеп уйладым.
Күлмәгемнең иң матурын киеп,
Чәчәк кибетенә юл алдым.
Исәнмесез! Бирегезче миңа,
Иң-иң матур чәчәк бәйләмен.
Бүген минем иң кадерле кешем,
Әтиемнең гомер бәйрәме.
Яшәу көче миңа биргән өчен,
Бурычлы мин аның алдында.
"Туган көнең белән кадерлем",-дип,
Башым ияр идем каршында.
Авыл башы...Зур хыяллар белән,
Ашыгам мин туган йортыма.
Айнып китеп шулчак, адымымны,
Юнәлттем мин зират йортына.
Коймасына барып сөялдем дә,
Күземдәге яшьне тыялмыйм.
ӘТИ җаным,нигә соң мин бүген,
Җылы кочагыңны тоялмыйм?
Салкын кабер ташың сыйпаганда,
Яңардылар барлык уйларым.
Яшь аралаш искә алдым әти,
Синең белән узган елларым.
Кабул итче бүген гөлләремне,
Туган көнең белән, кадерлем!
Көндә иртән догаларым белән,
Җылытырмын салкын каберең.
Агачларның кинәт бу шаулавы,
Рәхмәтең кук әти тоела.
Күземдәге яшем тыелалмый.
Тамчы-тамчы җиргә коела.
Иртә киттең әти, мәңгелеккә,
Күңелләрдә бик зур яралар,
Курәлмәдең , инде оныкларың,
Буйга җитеп, усеп баралар.
Бер генә көн кайтып яннарыма,
Киңәшләрең миңа бирсәңче.
Балачактагыдай чәчем сыйпап,
"Хәлең ничек балам?"-дисәңче.
Көзләр килер җиргә кабат-кабат,
Тик син генә әти кайтмассың.
"Кызым минем,балакаем"-диеп,
Кочагыңа инде алмассың.
Кайталмавың өзә үзәгемне,
Йөрәгемнең, әрнеп сызлавы .
Эх, әтием, нигә бу кадәрле,
Ачы икән язмыш сынавы?
Хәтирәләр, уйланулар белән,
Сизелмәде вакыт агышы.
Синең яннан, фатыйхаңны алып,
Инде кабат китеп барышым.
...Зират капкасыннан чыккан чакта,
Ай өзелде, минем үзәгем.
Кабер өсләрендә зәңгәр чәчәк,
Ә ЧӘЧӘКТӘ - минем ЙӨРӘГЕМ.
(Айзэрэ 6.11.2014)